Сәнгать мәктәбендә “Йолдызлар чаткысы” бию бәйрәме узды.

2021 елның 10 мае, дүшәмбе

10 нчы май көнне Саба балалар сәнгать мэктәбендә мәктәп күләм «Йолдызлар чаткысы» бию фестиваль-конкурсы  узды. Бәйрәм халыкара  бию көнен билгеләп үтү һәм 5 нче сыйныф укучыларының “Концерт номерларын сәхнәгә кую осталыгы” предметыннан имтихан тапшыруга багышланган иде. Чарада барлыгы бию бүлегенең 150 дән артык укучысы катнашты. Чыгышларда милли халык биюләре, заманча, тематик биюләр урын алды. 4,5 нче сыйныф укучыларының үзләре иҗат иткән- сәхнәгә куйган номерлары  тамашачылар тарафыннан алкышларга күмелде. Бәйрәм югары дәрәҗәдә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International