«Яшьлек» бию коллективы «Созвездие-Йолдызлык-2021» фестивалендә 3 урын яулады!

2021 елның 6 мае, пәнҗешәмбе

6 май көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында суперфинал нәтиҗәләре буенча "Созвездие-Йолдызлык-2021" фестиваленең йомгаклау гала-концерты һәм бүләкләү тантанасы узды. Анда Саба балалар сәнгать мәктәбе «Яшьлек» бию коллективы  (җитәкчесе Мөбәрәкҗанова Альбина Зөфәр  кызы)  3 урын яулады. Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен җиңүләре белән котлыйбыз,ирешелгәннәрдә тукталып калмаска, һәрвакыт алга барырга, тагын да югары  биеклекләрне яуларга! Уңыш юлында сезгә һәрвакыт бәхетле йолдыз балкысын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International