“Бөек Тукаебыз – халкыбыз горурлыгы!”

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

Апрель ае – Тукай ае, шигърият ае! Һәр ел саен бу айда зурлап Тукай бәйрәмнәре үткәрәбез. Габдулла Тукайның шигырьләре , әкиятләре кечкенәдән тырыш булырга , белем алырга, эш сөяргә өнди, җанны җылыта, күңелне күтәрә, туган телгә мәхәббәт тәрбияли. Шушы уңайдан Саба балалар сәнгать мәктәбендә “Бөек Тукаебыз – халкыбыз горурлыгы!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Укучылар Г.Ткукай шигырьләрен, аның шигырьләренә иҗат ителгән җырларны, биюләрне башкардылар. Укучылар тарафыннан баян , фортепиано, скрипкада моңлы татар көйләре яңгырады. Кичә зур оешканлык белән, тәрбияви югарылыкта үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International