«Татарстан рәссамнары әсәрләрендә Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты».

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

26 апрельдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулды. Шушы истәлекле дата уңаеннан, Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалында рәсем сәнгате бүлеге укучылары өчен "Татарстан рәссамнары әсәрләрендә Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты"дигән темага әңгәмә үткәрелде. Бөек шагыйрьнең тормышы, иҗат юлы бик күп олуг рәссамнарның эшләрендә чагыла. Дәрес барашында укучылар төрле рәссамнарның картиналары белән таныштылар, сюжетны, композицияне, төсләр палитрасын анализладылар. Күргәзмәгә куяр өчен Тукай персонажларын чагылдырган  рәсемнәр өстендә эшләүне илһамланып дәвам иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International