"Канэфер" фольклор ансамбленә 25яшь

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

16 апрель көнне Явлаштау мәдәният йорты каршында эшләп килүчн "Канэфер" фольклор ансамбле 25яшьлек юбилеен билгеләп үтте.Ветераннарның “Канәфер” татар фольклор ансамбле 1995нче елда Явлаштау мәдәният йорты директоры Әхмәтҗанова Гәүхәрия Давыт кызы җитәкчелегендә оешты. Шушы көнгә кадәр алар татарт халкының күп кенә йола бәйрәмнәрен сәхнәләштереп күрсәттеләр, үзләренең осталыкларын үстерделәр. Аларның чыгышлары эчтәлекле, кызыклы була, халык аларны һәрвакыт яратып кабул итә.Төркемнең җитәкчесе Гәүхәрия Әхмәтҗанова,  авылның үткән тарихына, бүгенгесенә нигезләнеп, сценарийларны үзе яза.  Ансамбльнең солисты Шамилов Ринат күп кенә район һәм республикакүләм конкурслар лауреаты. Монда йөрүчеләр барысы да төрле өлкәләрдә хезмәт куйган, төрле характердагы, төрле яшьтәге кешеләр, ләкин аларны җырга, сәнгатькә, сәхнәгә мәхәббәт берләштерә. Алар репетицияләрдә генә очрашмыйлар, бәйрәмнәрне дә бергә үткәрәләр, кул эшләре белән шөгыльләнәләр, хуҗалык, бакча эшләре буенча тәҗрибәләре белән дә үзара даими уртаклашып яшиләр. Өлкән яшьтә булсалар да, ансамбль әгъзалары йөрәкләре, күңелләре белән яшь. Алар күп төрле район смотр-конкурсларында катнашалар.

Юбилей белән колллективны Икшермә, Иштуган, Симет авыллырының коллективлары һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе Загидуллин Р.Ф. котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International