Иске Икшермә авыл җирлегендә Икшермә мәктәбен 1979 елда тәмамлаган Миннебаев Рамил Рафыйкъ улы призына “КӨРӘШ” буенча районара ярыш узды

2021 елның 17 апреле, шимбә

2021 елның 16 апрель көнне Байкиев К.С. исемендәге Икшермә кадет-интернат мәктәбененң спорт залында Икшермә мәктәбен 1979 елда тәмамлаган Миннебаев Рамил Рафыйкъ улы призына “КӨРӘШ”  буенча ярыш узды. Әлеге ярышта Саба, Теләче, Мамадыш, Кукмара районнары көрәшчеләре катнашты.  Призлы урын алган көрәшчеләр диплом, медаль, акчалата бүләк белән, ә командалар диплом, кубок белән бүләкләнделәр. Гомуми нәтиҗә: I урын – Икшермә командасы,  II урын – Саба командасы,  III урын – Симет командасы. Котлыйбыз! Алга табада уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International