Ел саен үткәрелә торган "ЭкоЯз" акциясенә старт бирелде

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Традиция буларак, ел саен март ахырында- апрель башында, кошлар җылы яклардан кайтканда, кешеләр алар өчен сыерчык һәм башка төрле оялар ясыйлар. Мондый традиция кошларга үз өйләрен табарга булышып кына калмый, кешене табигатькә дә якынайта.

Табигатькә сакчыл һәм игътибарлы караш тәрбияләү максатыннан Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Кошлар көне» акциясе оештырылды. Бу акция кысаларында "Нургали оныклары" исемендәге мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче укучылар Мишәбаш участок урманчылыгының мастерлары белән бергә үз куллары белән ясалган сыерчык оялары  элделәр.

Балалар бакчасында “Тәрәзә төбендәге бакча” - бик күңелле шөгыль, бигрәк тә кыш һәм яз айларында, табигать бүләкләреннән авыз итеп кенә калмыйча, яшеллекнең төсләренә дә карыйсы килгән чорда. Саба 3 нче номерлы «Шоколад» балалар бакчасында тәрбиячеләр һәм балалар көче белән «Тәрәзә төбендә күңелле бакча» булдырылган. Балалар бик теләп үсемлекләрне утырталар, тәрбиялиләр, сулар сибәләр. Шул рәвешле аларда әйләнә-тирә дөнья турында күзаллаулар киңәйтелә һәм хезмәт күнекмәләре үзләштерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International