“Кайнар токмачлы аш”

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

3 нче апрель көнне Саба муниципаль районы Советы, Башкарма комитеты хезмәткәрләре Язлы-Арташ авыл клубында Раилә Мөхсинованың “Кайнар токмачлы аш” музыкаль комедиясен кабатлап куйдылар. Җыр-бию белән үрелеп барган спектакль беркемне дә битараф калдырмады, сәхнә әсәре  бик җылы кабул ителде. Тамашачылар кешелекнең иң гүзәл чорының берсе- студент елларына, тулай торак тормышының күңелле мизгелләренә кайтып, рәхәтләнеп ял итте.Залдагы күтәренке кәеф, җылы мөнәсәббәт,  көчле алкошлар кичне тагын да ямьләндерде, рухландырды. Үзешчән артисларның һәммәсе үз рольләрен җиренә җиткереп уйнап, тамашачы күңелендә тирән эз калдырдылар. Җитәкчеләр тарафыннан да әсәр югары бәяләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International