"Хуш киләсең Наүрүз» бәйрәме

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

     27 март көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Лесхоз бистәсендә яшәүчеләр өчен «Хуш киләсең Нәүрүз»дип исемләнгән күңел ачу бәйрәме үткәрделәр.

    Нәүрүз-яз килү бәйрәме, тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Милли бәйрәмнәр һәрвакыт үзенчәлекле атмосфера, гадәти булмаган гореф-гадәтләр белән уратып алынган. Бу көн табигатьне яңарту дигәнне аңлата. Безнең чара бик җанлы, музыкаль, кояшлы һәм тәмле үтте. Бәйрәм театраль күренеш белән башланып китте,  бистәнең актив яшьләре арасында команда ярышлары белән дәвам итте. Иң кечкенә балалар өчен, әби-бабайлар өчен дә күңелле уеннар оештырылды. Актив уеннардан соң безне тәмле төшке аш, «Нәүрүз» бәйрәменең традициясе буенча казанда әзерләнгән «Карга боткасы», шулай ук коймак белән тәмле чәй көтә иде.

Соңыннан 1,2,3 урын алган командаларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International