25нче март көнне Россиякүләм акция кысаларында Саба гимназиясе базасында әти-әниләр өчен рус теле фәненнән бердәм дәүләт имтиханы үткәрелде. Акциянең максаты - әти-әниләр һәм киң җәмәгатьчелекне бердәм дәүләт имтиханы уздыру шартлары һәм таләпләре белән якыннан таныштыру.
Бу акциядә балалары чыгарылыш сыйныфта укучы 12 әти-әни катнашты. Чын имтихан шартларына якынайтып, катнашучылар “металлэзләгеч” аша уздылар. Әти-әниләр экзамен биремнәрен чыгарту барышы белән таныштылар.Һәр катнашучыга имтихан материаллары таратылып, бланкларны тутыру буенча инструктаж үткәрелде. Әти-әниләр өчен имтихан 30 минут дәвам итте, чынында чыгарылыш сыйныф укучысы аны 3 сәгать 30 минут дәвамында яза. Биремнәр 11 сыйныф укучысы эшли торган форматта, ләкин күләме белән аерыла. Укучы 27 бирем үтәсә, әти-әниләр имтиханда 3 биремгә җавап бирделәр. Бу чарадан алар бик кәнәгать калдылар.