Шекше авыл җирлеге Сәрдә авылында «Нәүрүз» халык бәйрәме

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

21 март көнне Сәрдә авыл клубында "Нәүрүз - яз хәбәрчесе"дип исемләнгән халык бәйрәме үткәрелде. Ул лотерея билетлары уйнатудан башланды. 7 март көнне Шекше авыл мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр тарафыннан куелган "Яр буе Хәмидулла" спектакле тамашачыларының билетлары лотереяда катнашты. Бу тамашачыларны кызыксындыру чарасы булып тора. Лотерея иганәчеләре: Шекше авыл җирлеге башлыгы Хәйртдинов Р.Р., авыл депутаты Дәүләтшин Р., "Вернест" оешмасы җитәкчесе Газиева А..Бәйрәм кунаклары тәмле пылау, коймак, тәм-томнар белән сыйландылар, күңелле уеннарда катнаштылар. Бәйрәмнең һәр катнашучысына авыл халкы һәм "Игенче"ҖЧҖ иганәчесе әзерләгән бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International