Шекше авыл җирлегендә "Нәүрүз" халык бәйрәме

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

20 март көнне Шекше мәдәният йортында халык бәйрәме "Нәүрүз" үткәрелде. Аны Шекше авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә мөдире, Шекше төп мәктәбе коллективы, «Акчарлак» балалар бакчасы коллективы һәм авыл җирлеге башлыгы белән берлектә үткәрделәр. Ул "Язгы ярминкә" белән башланды”. Мәктәп укучылары һәм авыл халкы сатып алучыларга өй камыр ризыклары, тәм-томнар, үз куллары белән ясалган әйберләр, тегелгән, бәйләнгән әйберләр, шулай ук поп-корн, татар сувенирлары һ. б. тәкъдим иттеләр. Концерт программасы укучылар чыгышларыннан төзелгән иде, алар тамашачылар игътибарына татар халык җырларын һәм биюләрен тәкъдим иттеләр. Бәйрәм кунаклары тәмле карабодай боткасы, коймак, кайнар чәй белән сыйландылар, мавыктыргыч ярышларда һәм җитезлектә, тизлектә һ. б. уеннарда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International