Олы Нырты авыл җирлегендә язны каршылау бәйрәме "Нәүрүз" булып узды. Ул төрле яшьтәге авылдашларының күпчелеген игътибар белән җәлеп итте. Барысы да бәйрәмгә , бер-берсен Яз һәм җылылык килү белән котларга , күңел ачарга, күтәренке кәеф алырга килде. Бәйрәм спорт, күңел ачу һәм күңелле уеннар, шулай ук җырлар һәм биюләр белән дәвам итте. Ә бу зур бәйрәмнең иң якты үзенчәлекләреннән берсе-ботка һәм коймак белән кайнар чәй белән сыйлау. Бәйрәмгә килүчеләрнең кәефе искиткеч иде.