"Халкыбызның күңел бизәкләре"

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

  Олы Нырты авыл китапханәсендә “Миләшкәй” балалар бакчасына  йөрүче балалар өчен тәрбиячеләре Хазиева Айгөл белән берлектә "Халкыбызның күңел бизәкләре" дип исемләнгән чара уздырылды. Беренче итеп китапханәче балаларга милли бизәкләрнең , калфак һәм түбәтәй тарихын сөйләде , татар халкының иң күркәм   кул эше - чигү турында да әйтеп үтелде. Күргәзмәгә куелган борынгы  йорт җиһазларына күзәтү ясалды. Чара барышында балалар әзерләп килгән шигырьләрен сөйләделәр, милли кемнәрне киеп карадылар . Милли бизәкләребезне онытмыйча, чигү үрнәкләрен кечкенә сабыйларга өйрәтү – безнең бурыч.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International