Татарстанның агросәнәгать комплексының максаты 2021 елда продукциянең тулаем күләмен һәм төп капиталга инвестицияләрне арттыруга юнәлдерелгән

2021 елның 16 марты, сишәмбе

Агымдагы елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы алдында конкурентлыкка сәләтле авыл хуҗалыгы продукциясен арттыру буенча җитди бурыч тора. Тармак предприятиеләренең финанс тотрыклылыгы да мөһим. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров җиткерде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Республикада продукциянең тулаем күләме 1,9%ка артачак, акчалата 284 млрд.сум булыр дип фаразлана. Үсемлекчелек продукциясенең тулаем күләме 2,3%ка артачак, акчалата 144 млрд. сумга җитәчәк, дип фаразлана. Авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгы арту исәбенә шактый өстәмә керем алу көтелә.

Әлеге максатка ирешү өчен төп игътибар технологияләрне дөрес үтәүгә бирелергә тиеш. Мәсәлән, бер гектарга кимендә 70 кг минераль ашлама кертү; ким дигәндә, 37% чәчүлекләрдә оригиналь һәм элиталы орлыклар чәчү;яклау чаралары үткәрү;яфрактан тукландыру мәйданын арттыру;әче туфракны известьлау һәм сугарулы җирләрне файдалануга тапшыру.

2020 елда 87 мең га җир известьланган, федераль ярдәм сакланганда, мондый җирләрне шактый арттыру планлаштырыла. Җирләрнең сакланышына һәм туфракның уңдырышлылыгын арттыруга аерым игътибар биреләчәк.

Терлекчелектә үсеш 1,5% дәрәҗәсендә, ягъни акчалата күләмдә 139,7 млрд.сум көтелә. Төп басым баланслы тукландыруны оештыруга, үрчемнең сакланышын арттыруга һәм тана терлекләрне үрчетүгә, шулай ук савым сыерларының продуктивлыгын арттыруга юнәлдереләчәк.

2021 - 2022 елларда Инвестицион меморандум кысаларында терлекчелек юнәлешендә 24 мең башка 23 инвестпроектны гамәлгә ашыру һәм 9700 башка исәпләнгән 10 яңа сөт комплексын төзү планлаштырыла. Бу сөт җитештерүне ел саен 3%ка арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Куелган бурычларга ирешүдә төп хәтәрлекне терлекләрдә һәм кош-кортларда була торган йогышлы авырулар таралуда күрәбез. Шуңа бәйле рәвештә, республика территориясенә йогышлы авыруларның үтеп керүен һәм һәм аларның таралуын булдырмас өчен ветеринария контроле көчәйтелде.

Авыл хуҗалыгында куелган максатларны хәл итү өчен төп капиталга инвестицияләрнең физик күләмен 4%ка арттыру күздә тотыла.

4 терлекчелек комплексын модернизацияләү белән бергә, техника паркын яңарту эшен дәвам итү дә планлаштырыла. Агымдагы елда техниканы яңартуга төбәк бюджетыннан 1,7 млрд. сум күләмендә дәүләт ярдәме бүлеп бирелгән, бу кимендә 2000 берәмлек техника паркын яңартырга мөмкинлек бирәчәк. Бүгенге көндә чәчүлекләрне берничә мәртәбә эшкәртүгә тоткарлык тудыра торган фактор - сиптергечләр белән тәэмин ителеш тиешенчә булмау.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә үзйөрешле сиптергечләр хакыннан 50%ын субсидияләү программасын 1 агрегатка 4 млн.сумга кадәр субсидия лимиты белән килештергән өчен рәхмәт белдерде. “Хуҗалыклар җитәкчеләреннән бу мөмкинлектән файдалануларын сорыйм, - диде министр. - Кыр эшләрен башкаруның нәтиҗәлелеген арттыру һәм ресурсларны саклау өчен техниканы навигацияләү, чәчүне һәм ягулык чыгымын контрольдә тоту буенча спутник системалары белән тәэмин итү бурычын куябыз. Комбайннар паркын яңарту - мөһим мәсьәлә, 1 комбайнга уртача йөкләнеш 500 гектар, аннан берничә тапкыр артып киткән хуҗалыклар да бар”.

Марат Җәббаров сүзләренә караганда, республика буенча 3100 комбайн бар, бу, әлбәттә, җитәрлек түгел, шуңа күрә хәзердән үк йөкләнешне исәпләргә һәм механикалаштырылган отрядларны җәлеп итү буенча эш алып барырга кирәк.

Авыл хуҗалыгы оешмаларының финанс тотрыклылыгын арттыру һәм аларның табышлылыгын арттыру кысаларында баланс комиссияләре, күчмә аудитлар үткәрү, булган резервларны җәлеп итү буенча чаралар планын эшләү планлаштырыла. Бүгенге көндә көтелә торган финанс хисабы нәтиҗәләре буенча 450 авыл хуҗалыгы оешмасыннан 18е зыянга эшли. 2021 елда хезмәт хакы 30 мең сумга кадәр җиткереләчәк. Аграрийларның хезмәт хакы 12%ка артуга карамастан (хәзер ул – 28 170 сум), ул уртача республика күрсәткеченнән калыша.

Муниципаль районнар буенча хезмәт хакы берничә тапкырга аерыла. Мәс., Тукай районында - 40465 сум, Зеленодольск районында - 399992 сум һәм Мөслим районында - 34453 сум, шул ук вакытта Әгерҗе районында - 17158 сум, Балык Бистәсе районында - 19931 сум һәм Кама Тамагы районында - 19964 сум, бу районнарда хезмәт хакы алдагы өч район белән чагыштырганда ике тапкырдан артык кимрәк. Бу районнарга тармак буенча хезмәт хакы үсеше темпын ике тапкыр арттырырга кирәк. Авыл хуҗалыгында хезмәт җитештерүчәнлегенең үсүе дә югары темпларда булуы мөһим.

Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, сату базарларын киңәйтү өчен продукцияне экспортлауны кызыксындыру һәм онлайн-сәүдәне киңәйтү буенча эш алып барыла. 2020 ел йомгаклары буенча АПК продукциясен экспортлау 288,6 млн.доллар тәшкил итте, план буенча - 318,3 млн. доллар, үтәлеш - 91%, ә 2019 елга карата 94 млн. доллар күләмендә өстәмә табыш алынган. 2021 елда агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау күләмнәренең пландагы күрсәткече - 320 млн. доллар. Төп бурыч - республика җитештерүчеләренең контрактларын, арадаш оешмалардан башка, турыдан-туры җайга салу, бу күрсәткечләрне гомуми күләмнән кимендә 20%ка арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Республика җитештерүчеләренең продукциясен Россия онлайн-сәүдә мәйданчыкларына чыгару кысаларында Татарстан азык-төлек продуктлары белән тәэмин итүчеләренең сату базарларын киңәйтү планлаштырыла. Хәзерге вакытта Ozon, Wildberries, Яндекс-Еда, Вкус-вилл вәкилләре белән хезмәттәшлек итү турында килешүгә ирешелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International