Әни – һәр бала өчен иң якын, туган һәм кадерле сүз. 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Олы Нырты авыл китапханәсе балалар өчен -"Минем әнием-иң яхшы һәм матур" дип исемләнгән рәсем һәм шигырь конкурсы үткәрде. Нәни рәссамнар үз рәсемнәрендә әниләренә булган мәхәббәтләрен белдерделәр, яраткан әнисе белән вакытны ничек үткәрүләре турында сөйләделәр. Чаралар әниләр турында шигырьләр уку белән тәмамланды.