Мәктәп волейбол лигасы

2021 елның 9 марты, сишәмбе

Килдебәк мәктәбе һәм Тимершык мәктәбе базасында мәктәп  укучылары арасында волейбол ярышы булып үтте. Командалар үзара көч сынаштылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
Кызлар арасында беренче урынны  Шәмәрдән лицее, икенче урынны Симет урта мәктәбе, өченче урынны Сатыш  урта мәктәбе алды.
Егетләр арасында беренче Симет урта мәктәбе, икенче Сәләтле балалар  мәктәбе, өченче урынны Явлаштау урта мәктәпләре алдылар.
Командаларга грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды.Җиңүче командаларны котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International