Балалар Иҗат үзәгенең еллык эш планы нигезендә мәктәп КВН Лигасының ярымфинал уеннары узды. Уенда район мәктәпләренең 12 командасы үзара көч сынашты. Һәр команда залны юмор, энергия һәм тапкырлык белән яулап алырга омтылды. Командаларның һәр чыгышы билгеле бер ритмда һәм стильдә булуы аерылып торды, шуңа күрә барлык командалар да бер-берсенә охшамаган иде.
Иң яхшы чыгыш ясаучы командалар апрель аенда Балалар Иҗат үзәгендә узачак Мәктәп КВН Лигасында чыгыш ясаячак.