Балалар иҗат үзәге базасында КВН 2021 мәктәп Лигасы ярымфинал уеннарының икенче көне узды. Уенда Тимершык урта мәктәбе, Саба гимназиясе, Сәләтле балалар мәктәп-интернаты һәм Юлбат төп мәктәбе командалары үзара көч сынашты. Уенда катнашучылар юмор, креативлык, тапкырлык һәм яңа мәзәкләр тәкъдим иттеләр. Конкурсның һәр этабы күңелле һәм кызыклы узды.
Финалда катнашучы командалар барлык ярымфинал уеннарыннан соң билгеле булачак.