26 февраль көнне Иштуган авыл мәдәният йортында ,Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында ,фольклор коллективлар катнашында «Аш-су рецептлары» дип исемләнгән кич утыру булып узды. Кичә милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, фольклор халык гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен торгызу максатыннан оештырылды. Алып баручы Татарстан халыкларының милли ашлары,ризыклары турында сөйләде .Хуҗабикәләр үзләренең бәйрәмнәргә пешерә торган, гадәти һәм традицион халык аш-су рецептлары, я балачактан ук әниләре һәм әбиләре әзерләгән ризыклар пешерү серләре белән уртаклаштылар. Кич утыручылар "Самавыр", «Кем күбрәк милли ризыкларның исемнәрен белә», "Ризыкны ата","Заря-заряница","Биш парлы"кебек төрле уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар. Пироглар белән чәй эчү, халык рецептлары белән алмашу һәм искиткеч кәеф катнашучыларга озакка истә калачак.