Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә.

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

Ватанны саклаучылар көнендә армия сафларында хезмәт иткән яки сугыш елларында илне саклаган барлык ир-атларны һәм Ватанга хезмәт итәргә китәчәк егетләрне котлау матур традициягә әверелде. 23 февраль көнне Мичәнбаш авыл клубында Олыяз мәдәният йорты белән берлектә «чын ир – егетләр кичәсе» дип исемләнгән конкурс-уен программасы үткәрелде. Катнашучылар төрле конкурсларда җитезлек, тизлек белән көч сынаштылар. Барлык ир егетләр дә ярышларда үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Конкурс программасы концерт номерлары белән чиратлашып барды. Чара бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International