Гвардия Cyber Турниры Узды

2021 елның 21 феврале, якшәмбе

21 нче февраль көнне Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Балалар иҗаты үзәгенең актлар залында “Бердәм Россия”нең Яшь Гвардия”се Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Саба җирле штабы инициативасы белән Гвардия Cyber Турниры булып узды. Анда Саба, Балтач, Арча муниципаль районнары һәм Казан шәһәреннән 14-35 яшьлек 30 киберспортчы катнашты. Турнир Ватанны саклаучылар көненә багышлана. Ярышлар парлы форматта узды.

Турнирда Булат Хәйретдинов (Казан шәһәре) һәм Салават Хәйретдинов (Арча районы) җиңүче булдылар, икенче урынны Айнур Мөхәммәтшин, Илназ Хәлилов (Саба районы) һәм өченче урынга Илнур Галимҗанов, Рашат Мөхәммәдиев (Саба муниципаль районы) лаек булды.

Турнир чемпионнары Булат һәм Салават Хәйретдиновлар үз хис-кичерешләре белән уртаклаштылар: «Без җиңүебезгә ышанмыйбыз да! Турнирның әлеге форматы яшьләрне бик җәлеп итә, әлеге юнәлеш елдан-ел үсә бара».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International