Экскурсия « Әфганстан –йөрәк ярам”

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

     15 февраль Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә . Шул уңайдан, Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре ,укучылар белән берлектә,  Әфган сугышында һәлак булган якташыбыз Фердинанд Шәйдуллинның якты истәлегенә багышланган урта мәктәп музеенда экскурсиядә булдылар. “ Әфганстан –йөрәк ярам”- дип аталган әлеге чарада,  укучылар аның армиядән туган якларына , дусларына , әти –әнисенә язган хатлары,  шәхси әйберләре белән таныштылар. Үткәрелгән чараның максаты - балаларда якташыбыз Фердинад Шәйдуллин кебек батыр илне яклаучыларга карата горурлык хисе булдыру иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International