Парламент дәресе

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

9нчы февраль көнне татар теле, тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре, парламент дәресләрен оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашучы  педагоглар   Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты. Быел дәреснең темасы «Татарстан — безнең уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, республиканың уникаль байлыгы буларак мәдәнят һәм тел күптөрлелеге". ТР парламентында үткәрелгән  әлеге чарада республика закон чыгару органы депутатлары , ТР Премьер-министры  урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Хадиуллин  катнашты. Әлеге парламент сәгатендә Саба районыннан  укытучыларның методик берләшмә җитәкчеләре  Сабирова Р.А., Гумерова Р.Р. һәм югары  категорияле тарих  укытучысы  Гатауллина Э.И. булып кайтты. “Парламент дәресе-2021” кысаларында узган бәйгедә җиңү яулаган өчен Энҗе Илнур кызы Татарстан Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International