Мишә авыл җирлегендә еллык отчет җыелышы

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

2021 елның 3 февралендә Мишә авыл җирлегендә еллык эшчәнлек буенча гражданнарның отчет җыелышы булып узды. Җыелыш башында АҖ «Татмедиа»  һәм АҖ «Саба дулкыннары» әзерләгән видеоматериаллар каралды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1.Мишә авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмаларының 2020 елда эшләгән эшләренә еллык отчеты.

2.Участок вәкаләтлесе Сәхәбиев Алмаз Альбертович чыгышы.

3. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Галимуллин Айнур Рифкатович чыгышы.

4. ДКУ «Саба урманчылыгы» урман саклау инженеры З.Г.Мултанованың 2021 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлек чаралары һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча кирәкле чаралар күрү буенча чыгышы.

5. Саба муниципаль районы Баш ветеринария табибы Ганиев З.Р. йогышлы авыруларның аерым төрләре һәм этләрне стериальләштерү буенча мәгълүмат белән чыгышы.

6. «Россельхозбанк» АҖнең өстәмә офисы начальнигы Р.К. Билалованың «Авыл ипотекасы» программасы белән таныштыруы.

7. Мишә   авыл җирлеге башлыгы  А.Х.Гатиятуллинның 2020 елда эшләгэн эшләргә еллык отчеты һәм 2021 елда эшләнергә тиешле эшләр һәм планнар белән таныштыруы.

8. Узган елгы җыенда бирелгән сорауларнын үтәлеше

9. Сораулар, тәкъдимнәр, төрлеләр.

10. Җыелышка Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов чыгышы белән йомгак ясады. Район башлыгы урынбасары муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2020 елда башкарылган эшләр, 2021 елга планнар турында җентекләп сөйләде. Докладтан соң халыкны борчыган   сорауларга җавап алынды,киңәш –тәкъдимнәр тыңланды.

Узган елгы җыелышлардан аермалы буларак, быел халык “ZOOM” программасы аша да җыелышта актив катнаша алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International