Иске Икшермә авыл җирлегендә халык җыелышы

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

2021 елның 2 февралендә Иске Икшермә авыл җирлегендә еллык эшчәнлек буенча гражданнарның отчет җыелышы булып узды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1.Иске Икшермә авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмаларының 2020 елда эшлэгэн эшлэренә еллык отчеты.

2.Участок вәкаләтлесе Сәхәбиев Алмаз Альбертович чыгышы.

3. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Галимуллин Айнур Рифкатович чыгышы.

4. Участок урманчысы Р.А. Газизҗановның 2021 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлек чаралары һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча кирәкле чаралар күрү белән таныштыру.

5. Саба муниципаль районы Баш ветеринария табибы Ганиев З.Р. йогышлы авыруларның аерым төрләре һәм этләрне стериальләштерү буенча мәгълүмат белән чыгышы.

6. «Россельхозбанк» АҖнең өстәмә офисы начальнигы Р.К. Билалованың «Авыл ипотекасы» программасы белән таныштыруы.

7. Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгының 2020 елда эшлэгэн эшлэргэ еллык отчеты.

8. Узган елгы жыенда бирелгэн сорауларнын утэлеше.

9. Сораулар, тәкъдимнәр, төрлеләр.

10. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миңнехановның йомгаклау сүзе.

Узган елгы җыелышлардан аермалы буларак, быел халык “ZOOM” программасы аша да җыелышта актив катнаша алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International