"Сәламәт булыйм дисәң !"- "Ак калфак" оешмасы белән әңгәмә һәм китап күргәзмәсе

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

  Олы Нырты авыл китапханәсе  Урта Нырты авыл клубы мөдире белән берлектә, « Ак калфак» әгъзалары өчен, ФАП фельдшеры Арикеева Р.С. катнашында, түгәрәк өстәл һәм җанлы әңгәмә оештырдылар. Фельдшер катнашучыларның игътибарын медицина тикшерүләрен һәм диспансеризацияне узарга мәҗбүрилегенә юнәлтте. Клуб әгъзалары өчен « Сәламәтлек булыйм дисәң “ дигән китап күргәзмәсе оештырылды , анда китапханәче сәламәт туклану, хәрәкәтнең файдасы һәм сәламәтләндерү күнегүләре комплекслары, массаж, авыруларны профилактикалау чарасы буларак, әдәбият белән таныштырды. Соңыннан клуб мөдире физкультминутка үткәрде, анда чарада катнашучылар күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International