2021 елның 30 гыйнварында Саба районы Байлар Сабасы бистәсенең гүзәл яр буенда «Саба- чаңгы 2021» дип исемләнгән төнге чаңгы ярышлары булып узды. Чаңгы трассасын яшь спортчылар, балалар заездында катнашучылар ачты. Балалар онытылмаслык хис-кичерешләр алдылар һәм татлы бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Бүләкләү тантанасында мәртәбәле кунаклар: Саба муниципаль районы Башлыгы Раис Нургали улы Минниханов, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе Марат Рашат улы Ишниязов, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары - Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Марат Рәшит улы Кәримов, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Рамазан улы Гарипов катнашты.
Җиңүчеләр исемнәре 2 км дистанциядә:
2008-2010 елгы кызлар арасында:
3 урын Хәбирова Лиана;
2 урын Митягина Анна;
1 урын Хөснетдинова Адилә.
2008-2010 елгы егетләр арасында:
3 урын Гарипов Ранил;
2 урын Гарипов Фаил;
1 урын Башаров Данияр.
5 км дистанциядә нәтиҗәләр:
2004-2007 елгы егетләр арасында:
3 урын Тараканов Радик;
2 урын Ханипов Зөлфәт;
1 урын Галиев Салават.
2004-2007 елгы кызлар арасында:
3 урын Сөләйманова Гөлшан;
2 урын Йосыпова Алсу;
1 урын Хәбирова Сабина.
Яшь буенча 15 км дистанциядә нәтиҗәләр:
18-29 яшьлек ир-атлар арасында:
3 урын Меньшиков Аркадий;
2 урын Рамазанов Алексей;
1 урын Кирушин Виталий.
18-29 яшьлек хатын-кызлар арасында:
3 урын Дәүләтшина Айзилә;
2 урын Кумаева Ульяна;
1 урын Нигъмәтҗанова Зәйнәб.
30-39 яшьлек ир-атлар арасында:
3 урын Вайисов Улугбек;
2 урын Фардиев Руслан;
1 урын Ганиев Данил.
30-44 яшьлек хатын-кызлар арасында:
3 урын Заһидуллина Гөлнара;
2 урын Мөбәрәкова Алия;
1 урын Теплых Оксана.
40-49 яшьлек ир-атлар арасында:
3 урын Титов Дмитрий;
2 урын Вавилов Евгений;
1 урын Фәйзрахманов Рөстәм.
45-54 яшьлек хатын-кызлар арасында:
2 урын Никитина Ольга;
1 урын Фәсхетдинова Равия.
50-59 яшьлек ир-атлар арасында:
3 урын Яппаров Рамил;
2 урын Шакирҗанов Дамир;
1 урын Калашников Руслан.
55 һәм өлкәнрәк хатын-кызлар арасында:
2 урын Минниханова Гөлсем;
1 урын Галимуллина Ания.
60 һәм өлкәнрәк ир-атлар арасында:
3 урын Миннегулов Әмин;
2 урын Габдрахманов Рәис;
1 урын Әхмәдиев Мансур.
15 км дистанциядә абсолют җиңүче һәм призерлар булдылар:
Ирләр арасында:
3 урын Миннегулов Руслан;
2 урын Миннегулов Рушан;
1 урын Таипов Алмаз.
Хатын- кызлар арасында:
3 урын Дектерева Елена;
2 урын Габделбәрова Диана;
1 урын Вәлиева Рамилә.
Барлык призерларны һәм җиңүчеләрне котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!