Экологик конкурста катнашучыларны котлау

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

Бүген, Саба муниципаль районы мәгариф учреждениеләре педагог-оештыручылары семинары кысаларында, Саба муниципаль районы балалар һәм яшьләр арасында үткәрелгән "Җир шарын бергә саклыйк" дигән рәсем конкурсында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны котладылар. Әлеге конкурсны «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге һәм Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты оештырды. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез!

Бәйге турында "Саба дулкыннар" ТРК репортажы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International