Мини футбол буенча Саба районы Чемпионаты

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

2021 нче елның 19 нчы гыйнварында Шәмәрдән авылында хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатының финал уеннары  һәм җиңүчеләрне бүләкләү булды. Явлаштау командасы 1 урынга лаек булды. Газизуллин Азат иң яхшы уенчы булып танылды.Команданы чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек һәм алга таба да җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International