2020-2021 уку елында "Ел тәрбиячесе" республика һөнәри конкурсының муниципаль этабы

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Балалар иҗат үзәгендә 2020-2021 уку елында «Ел тәрбиячесе» республика һөнәри конкурсы муниципаль этабының беренче туры узды. Конкурсның район этабында катнашу өчен Саба муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагогларыннан 24 гариза бирелгән иде. Беренче турда катнашучыларга «Минем педагогик табышым» дигән конкурс сынавы узарга туры килде. Конкурс сынауларының максаты-педагогик эшчәнлекнең төрле аспектларында һөнәри осталыкны күрсәтү. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары үз эшчәнлекләрендә мөһим булган методларны һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укыту, тәрбияләү һәм үстерү алымнарын, тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары белән үзара хезмәттәшлек ысулларын һәм формаларын күрсәттеләр. Конкурсантларның чыгышы презентацияләр һәм видеофрагментлар белән үрелеп барды. Беренче тур нәтиҗәләре буенча, жюри тәкъдим иткән 9 педагог икенче турда катнашачак. Алдагы турда конкурсантларга «Балалар белән педагогик чара» үткәрергә кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International