Олы Нырты авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары өчен "Сезнең өчен яңа китаплар" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты кысаларында укучылар Н. Сергеевның « Казан шәһәре рәсемнәрдә» китабы буенча экскурсия үткәрделәр. Чара барышында укучылар Казанның архитектура һәйкәлләрен пөхтә һәм матур итеп буядылар, мәдәни көндәлектән биремнәр үтәделәр