Картлар һәм инвалидлар өчен Лесхоз интернат-йортында скандинавия йөреше буенча дәрес»

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Кичә, 2021 нче елнын 12 декабрь көнне ,Лесхоз картлар  йортында  мөмкинлекләре  чикле  булган  яшәучеләр махсус  таяклар  тотып  интернат ишек  алдына, скандинавия  йорешенә чыктылар .

 Инструктор, йөреш башланыр алдыннан кан басымын, катнашучыларның гомуми хәлен тикшерде, каешларның озынлыгын, таякларның кулларда ничек торышын контрольдә тотты. Скандинавия йөрешенең терәк-хәрәкәт системасына уңай йогынтысы турында мәгълүмат җиткерде. Таякка таяну тез буыннарына, шулай ук башка сөякләргә йөкләнешне киметә. Бу хәл кул-аяк буыннары авырулары вакытында скандинавия йөрешен уңышлы кулланырга мөмкинлек бирә.

 Шөгыльнең максаты: өлкәннәрдә һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрдә, скандинавия йөреше техникасы ярдәмендә психологик һәм физик сәламәтлеген ныгыту һәм саклау өчен шартлар тудыру.

 

 

 

Төп бурычлар:

· 

·1. Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр узлэрен җәмгыять өчен файдалы итеп тою, ялгызлык хисен җиңү өчен шартлар тудыру;

·2. Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә тарту, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру;

·3. Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне скандинавия йөреше ярдәмендә физик, психологик һәм эмоциональ сәламәтлекне саклауның нәтиҗәле ысулларына өйрәтү

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International