«Төрле төстәге кино дөньясы»

2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

9 январь көнне Юлбат авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен «Төрле төстәге кино дөньясы» дип исемләнгән танып-белү программасы үткәрделәр. Чара мультфильмнар дөньясына багышланган иде. Балаларны мультипликацион фильмнар барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Чара барышында балалар мультвикторина сорауларына җавап бирделәр, шулай ук мультфильм геройлары турында табышмаклар чиштеләр. Программа ахырында балалар «Куркынычсызлык әлифбасы» буенча видеороликлар карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International