«Битлек, мин сине беләм!»

2021 елның 8 гыйнвары, җомга

6 гыйнвар көнне Юлбат авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан «Битлек, мин сине беләм!» дип исемләнгән дискотека оештырылды. Балалар төрле битлекләрдә әкият геройларын күрсәттеләр. Яхшы кәеф өчен уен программасы дәвамында күңелле һәм дәртле музыка яңгырады. Чара барышында кызларга һәм малайларга төрле сынаулар, уеннар, конкурслар, табышмаклар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International