«Кар бабайда кунакта»

2021 елның 6 гыйнвары, чәршәмбе

5 гыйнвар көнне Юлбат авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен «Кар бабайда кунакта» дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр. Алар яраткан кар бабайның килеп чыгу тарихын белделәр. Балалар табышмаклар чиштеләр, төрле конкурсларда, уеннарда катнаштылар, һәм, әлбәттә, бер-берсен Яңа ел белән котладылар. Барлык балалар да кар бабайдан бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International