"Урра, кышкы каникуллар!"

2021 елның 4 гыйнвары, дүшәмбе

3 гыйнвар көнне Тенеки авыл авыл клубы мөдире балалар белән "Урра, кышкы каникуллар!" дигән темага уен программасы уткәрде. Уен программасы балаларда кызыксынучанлык, активлык, эмоциональ ярдәмчеллек кебек сыйфатларны үстерүгә юнәлдерелгән һәм Яңа ел тематикасына бәйле  булган уеннар уткәрде. Балалар уеннарда актив катнаштылар: бозда шуу, кем тизрәк карны капчыкка җыя, иң югары туп һәм башка бик күп уеннарда катнаштылар. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар һәм татлы призлар һәм «Кар кызы»нан бүләкләр алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International