“Без Яңа елны каршылыйбыз!”

2021 елның 4 гыйнвары, дүшәмбе

30 декабрь көнне Тенеки авыл клубы мөдире авылы халкы белән берлектә яңа 2021 нче ел уңаеннан “Без Яңа елны каршылыйбыз!” дип аталган бал-маскарад  үткәрде. Яңа ел бал-маскарадында бәйрәм атмосферасы һәм күңел ачу хөкем сөрде. Кыш бабай белән Кар Кызы бик күп яңа ел конкурслары, күңелле уеннар үткәрделәр. Җиңүчеләрне призлар көтте. Яңа ел бәйрәменә авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т.Р. һәм "Юлбат» АХП ҖЧҖ директоры Садыков А.Р. килделәр. Алар барысын да Яңа ел белән котладылар, барысына да сәламәтлек һәм 2021 елда уңышлар теләделәр. Яңа ел бәйрәме барлык катнашучыларга да әкияти тылсым, күңел ачу һәм шатлык хисе бүләк итте. Кичә яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International