26 гыйнвар көнне" САБА-АРЕНА спорт мәктәбендә 2008 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк кызлар арасында фехтование буенча Саба муниципаль районы ачык Кубогы булып узды. Ярышларны ачу тантанасында мәртәбәле кунаклар катнашты. Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильнур Ильдус улы Кутдусов, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Рамазан улы Гарипов, фехтование буенча РСШОР директоры Илдар Равил улы Шәймәрданов. Ачылу тантанасында "САБА-АРЕНА" спорт мәктәбе директоры Багманов Артур Фидаел улы "ТР физик культура һәм спорт отличнигы" мактау билгесе белән бүләкләнде:
Ярыш нәтиҗәләре:
1 урын - Пупышева Ангелина
2 урын-Шубина Арина
3 урын-Мельник Амалия, Усманова Сафия.
Команда ярышлары нәтиҗәләре:
1 урын-җыелма команда 8: Шәрәфетдинова Э., Аипова Н., Пахомова Ж.
2 урын - җыелма команда 7: Ибраһимова Д., Пахомова А., Хәбибуллина Д.
3 урын-җыелма 5: Кислова к., Факимова А., Шакирова Я.
Барлык җиңүчеләрне котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!