Балалар бакчасында яңа ел бәйрәме

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

Юлбат “Ромашка” балалар бакчасында яңа ел бәйрәме гөрләп узды. Кунакка әкият геройлары да килгән иде. Балалар күңелле уеннар уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Ә Кыш бабай балалар бакчасы белән бәйрәмгә кадәр үк таныша башлаган иде инде. Ул бу атнада һәркөнне килеп яңа мәйданчыгыбызны, кар сыннарын, балаларның бәйрәмгә әзерләнүен күзәтеп йөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International