Баскетбол буенча «Күңелле стартлар»

2020 елның 26 декабре, шимбә

Тимершык мәктәбе базасында баскетбол түгәрәге буенча “Күңелле стартлар” булып узды. Әлеге чарада “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче балалар катнашты. Спортчылар вакытларын күңелле уздырдылар.  “Сабантуй” спорт мәктәбенең баскетбол түгәрәге тренеры Шакиров Ш.Х. балаларга “Күңелле стартлар” уздырды. Командалар ике төркемгә бүленделәр. Һәрбер команда ахырга кадәр көч сынашты. “Снайпер”, “Боулинг”, “Дуслык” эстафетасы, “Түгәрәккә тидерү” кебек эстафеталар үткәрелде.

“Юниоры” командасы 1 нче урынга чыкты, “Будущие надежды” командасы – 2 нче урынны алды.  Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре Кыш бабайның бүләкләрен тарату булгандыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International