25 декабрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең «Академия» концертлар залында «Ел спортчысы-2020»тантаналы чарасы узды.
Атлетларны һәм узып баручы елда спортта зур уңышларга ирешкән барлык кешеләрне котлауда Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, Россия синхрон йөзү федерациясе вице-президенты, Россиянең атказанган тренеры, «Балалар спорты» һәм «Чикләрсез Спорт» проектлары җитәкчесе Ольга Павлова, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре комитеты әгъзасы, Татарстан Республикасы Олимпия Советы рәисе Марат Бариев, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов,, ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов катнашты.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы өч номинациядә җиңүче булды:
- «Физкультура-сәламәтләндерү эшен кую буенча Татарстан Республикасының иң яхшы авыл районы» (30 меңнән 55 меңгә кадәр халык белән);
- «Спорт резервын әзерләү һәм спортның база төрләрен үстерү буенча Татарстан Республикасының иң яхшы авыл районы» (30 меңнән 55 меңгә кадәр халык белән);
- Халык арасында ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын оештыру буенча 1 урын.
«Шәхси үрнәктә» номинациясендә шулай ук Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы бүләкләнде.
"Олимпия спорт төрләре" номинациясендә»:
Безнең район спортчысы, бадминтон буенча Европа беренчелегенең бронза призеры Галиәхмәтова Регина бүләкләнде.
Районның спорт тормышына катнашы булган барлык кешеләрне котлыйбыз һәм сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек теләп калабыз!