Бусагада Яңа ел

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

Бик тиздән Яңа ел бәйрәме килеп җитә. Декабрь бураннары, кышкы салкыннарда җемелдәгән йолдызлар алып килгән бәйрәм белән котлыйбыз! Бәйрәмегез мөбәрәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк булсын. Эшләрегез уң булсын, чәчәк атсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы, матур итсен. Бусаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф – хәтәр атлап кермәсен, бәла – каза йөрмәсен. Яңа еллар белән Сезне!

Явлаштау урта мәктәбенә балаларны сөендереп,  Кыш бабай һәм Кар кызы килде. Алар һәр сыйныф саен кереп укучыларны Яңа ел белән тәбрикләделәр: биеттеләр, җырлаттылар, шигырьләр сөйләттеләр. Һәр балага күчтәнәчләрен тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International