«Якты чырай – такта чәй»

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

15 декабрь көнне Юлбат мәдәният йорты, авыл китапханәсе белән берлектә, «Якты чырай – такта чәй» дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрделәр. Чара барышында чәйнең составы, төрләре, чәй әзерләү серләре, чәйнең файдасы, халык арасында әлеге табигать бүләге турында дөреслеккә туры килмәгән бик күп уйдырмалар турында сөйләшү алып барылды. Чәй турында мәкальләр, әйтемнәр барланды, җырлар искә төшерелде. Чәй көненә багышланган кичә халкыбызның матур гореф-гадәте -  чәй эчү белән тәмамланды.  Чара темасы буенча китап күргәзмәсе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International