Саба районына ЭкоКыш Бабай килде

2020 елның 18 декабре, җомга

18 декабрь көнне, Саба гимназиясе базасында ЭкоКыш бабай район укучылары арасында үткәрелгән "Чүп-чарны аерым җыю" видеороликлар конкурсы призерларына һәм катнашучыларына бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырды. Конкурс нигезләмәсе буенча, проектның төп максаты- популяр социаль челтәрләр аша балаларның игътибарын экология проблемаларына җәлеп итү булып тора. Әлеге бәйгене ТР Дәүләт Советы депутаты Галиев Марат Ибраһим улы оештырды.  Конкурста районның 100 дән артык укучысы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International