В. В. Воскобовичның уены-мәктәпкәчә яшьтәге балаларның интеллектуаль үсешен стимуллаштыру чарасы»

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

«Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасында «В.В. Воскобович уеннары аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларның интеллектуаль үсешен үстерү»- дигән темага район зона семинары булып узды. Семинарда тэрбияче Нигматова Г.Х. «Шэмэхэ урманга сәяхәт дигән» темага шөгыль уткәрде. Балалар «Сөйкемле Нюша» дигән театральләштерелгән тамаша куйдылар, үзләренең әзерлекле һәм сәләтле икәннәрен күрсәттеләр. Шөгыльдән соң В.В. Воскобович уеннары белән мастер-класс уткәрелде. Башка балалар бакчасыннан килгән тәрбиячеләрдә үзләренең эшләрен күрсәтеп, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Семинар нәтиҗәле һәм кызыклы үтте.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International