Билгесез солдат көне

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

3 декабрь көнне Саба муниципаль районының гомуми белем бирү оешмалары базасында Билгесез солдат көненә багышланган чаралар үтте. Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салдылар, Ватанны саклаган Билгесез солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Батырлык дәресләре үтте. Сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр, презентацияләр күрсәтү барышында тарихи вакыйгалар турында сөйләнде, үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм Ватан өчен горурлык хисләре тәрбияләү буенча актуаль темалар кузгатылды. Чара темасы буенча китап күргәзмәсе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International