Балалар Иҗат үзәгендә иҗади очрашу узды

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

30 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәгенең “Вокаль студия” берләшмәсендә шөгыльләнүчеләр өчен күңелле очрашу булып узды. Укучылар районыбызның талантлы композиторы, бик күп җырлар, шигырьләр, сәхнә өчен сценарийлар иҗат иткән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәйсә Билал кызы Имамиева белән очрашуда катнашты. Рәйсә Билаловна укучыларга үзенең иҗади тормыш юлы турындагы истәлекләр белән уртаклашты, үзе иҗат иткән җырларын тәкъдим итте. Очрашу ахырында ул  үзенең балалар өчен язылган җырлар җыентыгын балаларга бүләк итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International