Әниләр көне

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Эзмә “Саф чишмә” балалар бакчасының зурлар төркемендә Әниләр көне “Әнием – кадерлем” исемле бәйрәм булды. Бәйрәмгә әзерлек күптән башланды. Тәрбиячеләр Миннебаева Г.В. һәм Шайдуллина И.Р. балалар белән бергәләп шигырьләр өйрәнделәр, әңгәмәләр үткәрделәр, музыка җитәкчесе Фаваризава Р.Т. белән берлектә җырлар, биюләр өйрәнделәр. Яраткан әниләре өчен үз куллары  белән бүләкләр ясадылар. Бәйрәм иртәсенә балалар бик матур киенеп, сөенешеп килделәр. Балалар үзләренең сөйләгән шигырьләре, биюләре, җырлары аша әниләренә игелекле сүзләрен һәм назларын бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International