25 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган квест узды. Әлеге чарада үзәкнең барлык берләшмәләренә йөрүче балалар катнашты. Квест 7 станциядә узды: «Кроссворд чишәбез», «Оста куллар», «Көйне таны», «Мозайканы җый», «Биюче диско», «Компьютер», «Логика». Барлык биремнәр дә "ТАСРНЫҢ 100 еллыгы" темасына багышланган иде. Квест нәтиҗәләре буенча һәр берләшмә дипломнар һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.